«Зарарлы гадәтләргә – юк»: әңгәмә-фикер алышу (12+)

Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында 10 апрель көнне урта мәктәп яшендәге балалар өчен 15 нче санлы китапханә «Зарарлы гадәтләргә – юк» дигән әңгәмә-фикер алышу уздырды. 
Китапханәче катнашучыларга хәзерге вакытта халык арасында иң киң таралган зарарлы гадәтләрнең берсе тәмәке тарту булуын сөйләде. Ул яшүсмерләргә, җир йөзе буйлап тәмәкенең таралу юлы турында тарихи белешмәләр биреп, дөньяда әлеге үлемгә китерүче гадәттән бик күп санда кешеләрнең интегүе һәм һәлак булуы хакында мәгълүмат бирде. Балалар тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләргә китерүе, тәмәке тартучының үзенә генә түгел, әйләнә-тирәсендәгеләргә дә зыян китерүе турында белде.
Чара азагында сәламәт тормыш рәвеше алып бару бик мөһим дигән нәтиҗә ясалды. 

Поделиться: